Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, авария ясавы видеога эләккән

Юл-транспорт һәлакәте Киров дамбасында булды.

Видеорегистратор камерасына Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, автомобильгә бәрелүе эләккән. Видеоязманы шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Авария көндез, 8 февральдә, Киров дамбасында булды. Кадрларда «Лада»ның зур тизлек белән баруы күренә. Бер мизгелдә машина трамвай юлларына, аннан каршы як полосага чыга. Анда җиңел автомобиль белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев