Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда полицейскийлар бер фатирда өч кешенең мәетенә юлыккан

Хәзерге вакытта аларның ни сәбәпле үлүен тикшерәләр.

Казанда полицейскийлар күршеләрнең үтенече белән бер фатирны ачкан һәм анда ике хатын-кыз белән бер ир-атның мәетенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, полициягә Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамында урнашкан 23а йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар беренче каттагы фатирдан бик көчле химикат исе аңкуын әйткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ишекне ачкан һәм фатирда өч кешенең мәетенә тап булган. Агентлыкка билгеле булганча, ике хатын-кыз һәм бер ир-ат ис газыннан агуланган дип фаразлана. Әмма фаҗиганең башка версияләре дә карала, әйтик, суррогат алкоголь белән агулану очрагы булырга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларның барысы да – бер гаилә әгъзалары: ир, хатын һәм каенана булган.

Фото: Соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев