Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда полиция хезмәткәре үзенә карата көч кулланучыга аткан

Тавыш-гаугалы төркем Чишмәле урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләрнең тынычлыгын бозганга, хокук сакчыларын чакыртканнар.

Казанда төнлә полиция хезмәткәре үзенә ташланган тәртип бозучыга аткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Экипажны Чишмәле урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләр чакырткан. Алар дүрт кешелек яшьләр компаниясенең тавышлануын һәм йокларга комачаулавын хәбәр иткән.

Полиция хкезмәткәрләре яшьләрне тынычландырырга тырышкан, әмма алары хокук сакчыларына йодрык белән ташланган.

Берничә тапкыр кисәткәннән соң, полиция хезмәткәре табель коралын кулланган. Җәнҗалчыларның икесенең ботлары яраланган, аларны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар өйләренә җибәрелгән.

Тәртип бозучыларның дүртесен дә күрсәтмә бирү өчен “Азино-2” полиция бүлегенә китергәннәр.

Хәзерге вакытта “Хакимият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев