Казанда «Россия почтасы» бүлекчәсе өстендәге элмә такта җимерелеп төшкән
Космонавтлар урамындагы почта бүлекчәсенең элмә тактасын кар басып төшергән булуы ихтимал.
Казанда Космонавтлар урамындагы «Россия почтасы» бүлекчәсенә керү юлы өстендәге элмә такта җимерелгән. Металл тактаны кар басып төшергән булуы ихтимал.
Вакыйга булган урыннан фотоларны шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырды.
Кадрларда тимер конструкциянең бүлекчә алдында ятуы күренә. Янәшәдә - кар көртләре.
Бу хәлнең сәбәпләре билгеләнә.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев