Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.
Казандагы транспорт дамбасында кар чистарту техникасы такси машинасын бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Кадрларда өченче транспорт дамбасында «КАМАЗ» йөк машинасының кар чистартканда чистарткычы белән чит ил машинасына килеп бәрелүе күренә.
Йөк машинасы җиңел автомобильне коймага кадәр тартып бара. Башлангыч мәгълүмат буенча, беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: соцсети
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев