Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда троллейбус, юлдан чыгып китеп, дүрт машинаны бәрдергән

Кичә көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» үзәге каршында юл-транспорт һәлакәте булды.

Казанда троллейбус юлдан чыгып киткән һәм туктап торган дүрт автомобильне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» эшлекле үзәге каршында булган.

Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка әйтүләренчә, троллейбус «Тойота» белән бәрелешкән.

«Машина йөртүче идарәне югалткан. Юл уңаенда ул туктап торган «Фольксваген»га, «Киа Рено»га һәм «Лада Калина»га бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев