Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче бер ир-ат эвакуатор арендалап, машина урлаган

Бу кеше ишегалдында торган машинаны күптән күзәтеп йөргән.

Казанда яшәүче бер ир-ат эвакуатор арендалый һәм чит кеше машинасын урлый. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«13 майда Казанда яшәүче 25 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Ул билгесез кешенең аның машинасын урлавын, ә зыянны 250 мең сумга бәяләвен әйтте», – дип сөйләделәр полициядә.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәннән соң, Казанда яшәүче, элек хөкем ителгән, 25 яшьлек егеттән шикләнә. Яшь кеше хокук саклау органнарына бер йорт ишегалдында торган ватык машинаны күптән күзәткәнлеген әйтә. Аның сүзләренчә, автомобильдән беркем дә файдаланмаган. Шуңа күрә ул эвакуаторны арендага алып, анда үзе йөрергә җыенган.

Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче шәһәрдән чыгып китмәү турында имза язган.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X