Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган

Үлгән кош түшкәләре яр буенда аунап ята һәм суда аагып йөри.

Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта фотолар урнаштырган.

Кадрларда үлгән кош түшкәләренең яр буенда аунап ятуы һәм суда агып баруы күренә. Үлгән кошларны күселәр ашый, дип яза бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр интернетта.

Үрдәкләрнең ни сәбәпле кырылуы (авыруданмы әллә агуланыпмы) әлегә билгеле түгел.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, Болактан су пробасын алып, анализга тапшырган. Аның нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев