Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казаннан Сочига оча торган самолетны яшен суккан

Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр имгәнмгән.

Казан-Сочи рейсы буенча оча торган самолетны яшен суккан. Имгәнүче кешеләр юк. Бу турыда бүген РБК сайты Сочи аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Сочи аэропортыннан 35 км ераклыкта  "Победа" авиакомпаниясе самолетына яшен суккан", диелгән бу хәбәрдә.

Сочи аэропортында самолетны техниклар караган. Бу самолет Сочидан Мәскәүнең Внуково аэропортына пассажирларсыз гына киткән.

Мәскәүгә шушы самолетта очрага тиешле пассажирларны башка рейсларда озатканнар.

Фото: https://pixabay.com | rauschenberger

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев