Хәвеф-хәтәр

Казанның Беломорская урамында “зебра”да 10 яшьлек малайны машина бәрдергән

Имгәнгән малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Казанда Беломорская урамында “зебра”да 10 яшьлек малайны җиңел машина бәрдергән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген Казанның Авиатөзелеш районында булган. Беренчел мәгълүматларга буенча, “Шевроле” җиңел машинасын йөртүче җәяүлеләр йөри торган “зебра”да 10 яшьлек укучы малайны бәрдергән.

“Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

 

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев