Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның бер гимназиясенә укучы пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән

Гимназиядә укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.

Бүген Казанның 7нче гимназиясендә бер укучы мәктәпкә пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кайбер мәгълүматлар буенча, X класс укучысы унике өлкән сыйныф укучысын тоткын итеп алган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Чыганак мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта укучы полиция бүлегендә, аның белән әңгәмә үткәрәләр.

Гимназия укучылары һәм укытучыларының берсе дә зыян күрмәгән. Укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев