Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Горький шоссесында берничә чакрымлы бөке хасил булган

Берничә сәгать элек спорт үзәге янында “ГАЗель” һәм “Хендэ” машиналары бәрелешкән.

Аккош күле янында авария булу сәбәпле, Казанның Горький шоссесында берничә чакрымга сузылган бөке хасил булган. Бу хакта шаһитләр хәбәр итә.

“Бөке тимер юл күпереннән Залесный ягына таба сузыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать берләр тирәсендә спорт үзәге янында “ГАЗель” һәм “Хендэ” машиналары бәрелешкән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар эшли”, - дип сөйләде шаһитләр.

“Татар-информ”га республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авариядә ике кеше зыян күргән.

“Юл-транспорт фаҗигасендә җиңел машина шоферы - 32 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенгән, аны уртача авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның машинасындагы 25 яшьлек пассажир кыз баш сөяге-баш мие җәрәхәтләре алган һәм аеруча авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган”, - диделәр министрлыкта.

Фото: инстаграм

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев