Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Вахитов районы суды үзенең яшь ярымлык кызын үтергән ир-атны кулга алды

3 июльдә Артур Шакиров шәһәр үзәгендәге йортларның берсендә сабыйга өч тапкыр пычак белән кадаган, шуннан соң үз-үзенә кул салмакчы булган.

Казанның Вахитов районы суды яшь ярымлык кызын үтерүдә шикләнелүче 35 яшьлек Артур Шакировны кулга алды.

Фаҗига 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә булган. Әтисе сабыен пычак белән кадап үтергән.

Шуннан соң ир-ат, үз-үзенә кул салырга теләп, тәнен берничә җирдән пычак белән яралаган. Аны хастаханәгә китергәннәр, ярдәм күрсәткәннәр, аннары кулга алганнар.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр, Шакировны сак астына алуны сорап, Казанның Вахитов районы судына мөрәҗәгать иткән. Психикасында тайпылышлар күзәтелү сәбәпле, адвокат ир-атны медицина учреждениесенә озатуны таләп иткән.

«Тикшерү изоляторында утыру аңа тискәре йогынты ясарга мөмкин», - диде адвокат. Ир-ат моңа кадәр кеше кыйнаган, наркотиклар тараткан һәм сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән булган инде.

Нәтиҗәдә, суд Шакировны ике айга – 3 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторына ябу турында карар чыгарды.



 

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев