Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән

Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

12 октябрьдә, 10.10 сәгатьтә Кукмараның Гафиятуллина урамы, 4В йорты янында юл һәлакәте була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек хатын-кыз "Чери Тиго" машинасы белән А.Королев урамыннан М.Гафури урамына таба хәрәкәт иткән вакытта, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламаган. Нәтиҗәдәидарәне югалтып, каршы як юл читенә чыгып, электр баганасына бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене район үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Фото: kukmor-rt.ru

Чыганак: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев