Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.
Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар мәгълүматларына караганда, Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.

Авариядә мәктәп укучысы һәм дүрт өлкән кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.


Фото: Очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев