Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында елгада боз өстендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган

Һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.

Лаеш районында ярдан 50 метр ераклыкта Идел елгасы бозында ике кешенең мәете табылган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.

Гражданнар обооронасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кешеләрнең үле гәүдәләре боз астына төшеп китү куркынычы булу сәбәпле, водолазлар төркемен көтәргә булган. Биш водолаз ир-атның һәм хатын-кызның үле гәүдәләрен яр буена чыгарган, шулай ук елганың 400 кв метр төбен тикшергәннәр.

56 яшьлек ир-ат белән 55 яшьлек хатын-кызның шәхесләре ачыкланган. Хәзерге вакытта белегчләр аларның үлем очракларын ачыклыйлар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев