Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән

Авария кичә иртән Кительга авылы янында булган.

Татарстанның Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә авария урыныннан фотолар урнаштырган.

Аварияне күргән кешеләр әйтүенчә, юл һәлакәте кичә иртән Кительга авылы янында булган. Фотолардан күренгәнчә, яңа «Лада» автомобильләре төялгән йөк автомобиле кюветка төшеп киткән һәм яны белән ауган.

Автовозны юлга өстерәтеп чыгару өчен һәлакәт булган урынга эвакуатор килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шулай ук әлеге урында юлның өлешчә ябылуы хакында хәбәр итә.

Авариядә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев