Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән

"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан.

8 октябрьдә Казан-Оренбург-Акбүләк юлында  юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч кеше имгәнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Форд Транзит" автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  "Форд" автомобиленең йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев