Әлмәттә җиңел машиналар бәрелешү аркасында, йөртүчеләр хастаханәгә озатылган
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә җиңел машиналар бәрелешү аркасында, йөртүчеләр хастаханәгә озатылган

Якынча мәгълүматлар буенча йөртүчеләрнең берсе светофорның кызыл төсенә туктамаган.

Әлмәттә 10нчы модель “Лада” автомобиле белән “Җигули” маңгайга-маңгай бәрелешкән, ике йөртүче дә зыян күргән, дип хәбәр иттеләр социаль челтәрдән кулланучылар.

Якынча мәгълүматлар буенча йөртүчеләрнең берсе светофорның кызыл төсенә туктамаган, шул юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән автомобильләрдән ир-атларны чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Фото: соцсети

 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев