Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

М7 юлында машиналар арасындагы конфликтны видеога төшергәннәр

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән уртаклашкан.

Татарстанда М7 юлында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль арасындагы конфликтны видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән уртаклашкан.

Кадрлардан күренгәнчә, «Лэнд Крузер» шоферы йөк автомобилен үткәрмәгән, алдан баручы икенче бер йөк машинасының йөртүчесе, моңа «җавап итеп», җиңел автомобильне уздырмаган. Кайсыдыр мизгелдә йөк автомобиле, җиңел машинаны узып, аның юлына аркылы төшмәкче булган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар ике лагерьга бүленгән: берәүләр раславынча, кыйммәтле чит ил автомобильләренең хуҗалары юлда үзләрен аларга «тугыз гомер» бирелгән кебек тота, икенчеләре фикеренчә, видеода сурәтләнгән йөк автомобильләренең шоферлары юл аларның үзләренеке генә дип уйлый.

Күпчелек фикеренчә, конфликтта катнашучыларның барысы да үзләрен дөрес тотмаган. Аларның бу гамәле җитди юл һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин иде, дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар. 

Фото: скриншот видео

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев