Һәлак булучылар арасында алты бала да бар.
Магнитогорскида торак йортның бер подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 37гә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

"Һәлак булучылар саны 37гә җитте", - дип белдерделәр агентлыкка матбугат хезмәтеннән.

Дүшәмбе көнне, 31 декабрьдә, Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә ун катлы торак йортның бер подъезды җимерелеп төшкән. Һәлак булучылар арасында алты бала да бар.
Фото: соцсети


Нет комментариев