Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында фура катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Авария Арышхазда – Обухово трассасының беренче чакрымында килеп чыккан.

Питрәч районында фура катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Арышхазда – Обухово трассасының беренче чакрымында 13нче модель «Лада» автомобиле һәм «Мерседес» фурасы бәрелешкән.

Авариядә 23 яшьлек җиңел машина шоферын бик авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, әлеге автомобильдә барган 18 яшьлек пассажирның аягы сынган.

Урында 126нчы янгын-коткару часте һәм Казанның янгын-коткару отряды хезмәткәрләре автомобильләрнең аккумуляторларын өзгән, гидравлик корал ярдәмендә җиңел машинаның түбәсен ачып, зыян күрүчеләрне чыгарган һәм табибларга тапшырган. 

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев