Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ПИТРӘЧТӘГЕ ҺӘЛАКӘТТӘ ГЫЙРАК СТУДЕНТЛАРЫНЫҢ ГОМЕРЕ ӨЗЕЛДЕ

Автоһәлакәт 21 декабрьдә Питрәч районында, М-7 трассасында кичке тугызда була.

BMW автомобиле белән идарә иткән КФУ студенты Алхман Аббас Раззак Ради куып узып китү тыелган урында тоташ линияне кисеп чыгып, каршы полосага чыга һәм «Hyundai» автомобиле һәм «Scania» йөк машинасы белән бәрелешә. BMW йөртүчесе шунда ук һәлак була. Аның 27 яшьлек дусты Җәдур Әхмәт Габделкәрим Ашур һәм аның дус кызы - Ижевскидан 21 яшьлек Елизавета Четверикова авыр тән җәрәхәтләре ала.

  

Кызның кул-аяклары сына, егетнең башына зыян килә. Аларны сырхауханәгә озаталар, әмма Әхмәт Ашуны коткарып кала алмыйлар. Ул бүген сырхауханәдә һәлак булды дип яза "Вести Камаза".









http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев