Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Россия Тикшерү комитеты Керчь көллиятендә шартлау аркасында 13 кешенең һәлак булуын әйтте

Фаҗига урынында шартлаткыч матдәләрне өйрәнүчеләр, тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре эшли.

Ачыклык кертелгән мәгълүматлар буенча, Керчь көллиятендә шартлау аркасында 13 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

«Шартлау аркасында 13 кеше һәлак булган һәм иллегә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күбесе – яшүсмерләр. Зыян күргән кешеләр турында мәгълүматка ачыклык кертелә», – дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Алар видеоязмаларны карый һәм шаһитлардан сорау ала.

Россия Тикшерү комитеты “Террорлык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев