Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Салмыш ир, Кабан күлендә бозда йоклап, чак кына үлми калган

Коткаручылар исерек ир-атны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Казанда салмыш ир-ат Кабан күлендә бозда йоклап киткән һәм чак кына туңып үлмәгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казан шәһәренең 112 экстрен хезмәте номерына кичә 11 сәгать 2 минутта килгән. Ир-атны эзләргә Гражданлык саклау идарәсе эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юнәлгән.

Коткаручылар салмыш ир-атны Түбән Кабан күле уртасыннан йоклап яткан хәлендә табып алган. Аны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Ул туңарга өлгермәгән, исән калган. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев