Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сочига Түбән Камадан килгән бала үлемендә кунакханә хуҗасын гаеплиләр

Фаҗига быел август башында Лазаревское бистәсендә килеп чыккан.

Сочида һәлак булган Түбән Кама малаеның үлемендә кунакханә хуҗасын гаеплиләр. Аңа «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

  • 7 яшьлек мәктәп укучысы әбисе белән Сочида ял итә. Ул кунакханә каршында яңгыр канализациясенә төшеп һәлак була.

«Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче, төзелеш таләпләрен бозып, үз кунакханәсе каршында, яңгыр канализациясе өстендә бетон плитә урнаштырган. Ул моны өйгә кергәндә уңайлы булсын өчен эшләгән. Шул ук вакытта кунакханә хуҗасы әлеге урынны киртә белән әйләндереп алмаган, шулай ук махсус рәшәткәләр дә урнаштырмаган», - дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең 3 августта килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстаннан килгән малай кунакханә янындагы яңгыр канализациясенә төшеп киткән. Әбисе аны канаудан тартып чыгарырга тырышса да, нияте барып чыкмаган. Соңрак коткаручылар малайның мәетен диңгездән табып алган.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X