Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Стюардесса булып эшләгән, Чаллы кызын кем үтерүе билгеле булды

Мәскәү тикшерүчеләре 23 яшьлек стюардесса Альбина Мөхәммәтҗанованы буып үтергән кешене тапканнар. Ул Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Никита Денин исемле егет булып чыга.

 

Мондый адымга бару сәбәбен ул көнләшүдән дип аңлаткан. «Кичен матур гына утырдык, бар да яхшы булды. Төнлә сөйгәнемнең телефонын ачып карарга булдым һәм анда аның чит егетләр белән язышканын белдем. Ачуымны баса алмыйча, аңа ташландым һәм үз-үземне белештермичә, буып үтергәнмен», — дип ачыктан-ачык сөйләп биргән ул.

Егет кулга алынган һәм әлегә сорау алу, тикшерү эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы кызы Альбина Мөхәммәтҗанованың үле гәүдәсен 10 июль көнне иртән Мәскәүнең «Внуково-Вилладж» кунакханәсендә табалар. Монда ул егет белән урнашкан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, бергә кергән егет аны буып үтергән. Кунакханә хезмәткәрләре әйтүенчә, ул номерда яшәүне тагын бер көнгә озайткан да, тыныч кына чыгып киткән. Кызның гәүдәсен кунакханә җыештыручысы икенче көнне иртән сәгать 7.30 кереп таба. Ул киенгән килеш ваннада яткан була.

Альбина — Яр Чаллы кызы. Балачактан ук стюардесса булырга хыялланган. Башта медицина колледжын тәмамлый, соңрак, бортпроводник курсын тәмамлап, яраткан һөнәре буенча эшкә урнашкан. Башта Казанда эшләгән, соңрак Мәскәүгә күченеп киткән. Биредәге авиакомпаниядә ул нибары 3 ай эшләп өлгергән.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: Лента.Ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X