Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Танылган алып баручы тизлек рекорды куярга тырышып, һәлак була

Америка узышчысы һәм телетапшырулар алып баручы Джесси Комбс Орегон штатының Алворд чүлендә реактив автомобильдә тизлек рекорды куярга тырышканда һәлак булган.

Бу хакта «ABC News» телеканалы хәбәр итә. 38 яшьлек узышчы реактив автомобильдә үз тизлек рекордын узып, сәгатенә 619 мильгә кадәр (сәгатенә 996 километрга якын) тизлеккә омтылган.

«Разрушители легенд» шоуы вәкилләре экс-хәбәрченең гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. —Ул дус та, хезмәттәш тә,  тыелгысыз стихия кебек, автомобиль дөньясында онытылмас эз калдырып китте, — дип белдергән. Тамашачыларга ул «Крутой тюнинг» һәм «Экстрим 4х4» тапшыруларын алып баручы буларак, ул шулай ук күпмедер вакыт «Разрушители легенд» телетамашасыннан таныш.

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев