Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан урманында наркодилерны бер килограммга якын наркотик белән тотканнар

Моңарчы хөкем ителгән 27 яшьлек ир-атны М7 трассасы янында яшереп куйган урыннан наркотик алган вакытта тоткарлаганнар.

Татарстан урманында наркодилерны бер килограммга якын наркотик белән тотканнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре моңарчы хөкем ителгән 27 яшьлек ир-атны М7 трассасы янындагы урман посадкасында яшереп куйган урыннан наркотик алган вакытта тоткарлаган.

Полицейскийлар барлыгы 50 граммга якын амфетамин һәм 40 грамм чамасы гашишны конфискацияләгән. Наркотик матдәләр зур булмаган аерым капларга салынган булган.

Ир-атның әлеге «товар»ны яшерен интернет-кибеттән сатып алуы ачыкланган.

Наркодилерга карата РФ Җинаять кодексының «Зур күләмдә наркотик матдәләр сатарга омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Фото: скриншот с видео

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев