Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бер кыз "ватрушка"да таудан шуганда тимер конструкциягә бәрелгән

23 яшьлек кызны "ашыгыч ярдәм" машинасында "Татнефть" ГАҖ медсанчастенә алып килгәннәр.

1 гыйнварда Әлмәттә "Снежинка" ял базасы территориясендә бер кыз "ватрушка"да таудан шуганда тимер конструкциягә бәрелгән. Әлеге мизгел видеокамерага эләккән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

1 гыйнварда 15.10 сәгатьтә 23 яшьлек кызны "ашыгыч ярдәм" машинасында "Татнефть" ГАҖ медсанчастенә алып килделәр, дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Зыян күрүченең оча һәм кулбаш сөякләре сынган. Аңа операция ясаганнар. Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар кызның хәлен уртача дип бәяли", - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.


 

Фото: скриншот видео

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев