Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, йөртүче - хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Алабуга районында булган.

Татарстанда М7 юлында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.

Аларның мәгълүматы буенча, авария кичә кич Татарстанның Алабуга районында булган.

Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, «Мицубиси» йөртүчесе бозлавык һәм карлы юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

«Чит ил машинасы белән идарә итүче имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев