Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда пошины бәрдергән машина йөртүче һәлак булган

Кичә кич Кузайкино-Нурлат – Чирмешән юлының 8нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстанда трассада поши бәрдергән 60 яшьлек машина йөртүче һәлак булган. Пошига бәрелгәннән соң автомобиль юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.20 сәгатьтә Кузайкино – Нурлат-Чирмешән автомобиль юлының 8нче чакрымында "Шкода Октавия" автомобиле руле артында 60 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм юлда басып торган пошины бәрдергән», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомствода.

Шуннан соң иномарка юлдан кюветка төшеп каплана. Авариядә җиңел машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Фото: all-bor.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев