Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда такси һәм җиңел автомобиль бәрелешеп, бер кеше зыян күргән

Авария кичә республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында булган.

Татарстан юлында такси һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе авария урыныннан хәбәр итте.

Авария кичә республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Хендэ» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, Корея автомобиле кюветка төшеп киткән, такси исә юлга аркылы баскан.

«Юл һәлакәтендә „Хендэ“ шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар», - дип белдерде агентлык хәбәрчесе.

Фото: Валентин Кулагин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев