Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән

Җинаятьченең 11 яшьлек үги малае качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнлә Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X