Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты

Кичә төнлә җиңел автомобиль зур тизлектә йөк машинасына килеп бәрелгән, бер пассажир һәлак булган.

Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты. Шул хактагы видеороликны интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән автомобиль юлга аркылы «баскан». Йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң аңа ут капкан, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда М7 трассасында «Фольксваген» автомобиленең зур тизлектә үзеннән алда барган «КАМАЗ»га килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең пассажиры һәлак булган. Һәлак булган пассажир - Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова.

 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев