Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелде

Бүген Татарстан Республикасының Кызыл Бор авылы янында ике чит ил машинасы бәрелешә. “Ниссан” машина йөртүчесе идарәне итүне югалтып, юл кырыендагы тимергә килеп бәрелә һәм каршы як полосага чыга, анда 1990 елда туган ир-ат идарә иткән “Киа Рио” автомобиле белән бәрелешә, “Ниссан” яна башлый.

Нәтиҗәдә юл фаҗигасендә гаепле машина йөртүче, Корея чит ил машинасы пассажиры һәм салонда булган ике балигъ булмаган баланың да гомере өзелә. Киа автомобилен йөртүче төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын да билгели. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Чыганак: 16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев