Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Питрәч районында коткаручылар 22 яшьлек егетне эзли

Егетнең курткасы һәм телефоны Мишә елгасы күперендә табылган.

Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган.

Урынга 2нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.

Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.

Эзләү эшләре дәвам итә.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев