Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татастанда адашкан машина йөртүче туңып үлә

Фаҗига 28 – 29 сентябрь Түбән Кама районында булган. Анда 37 яшьлек ир-ат машинасы белән адашып үлә, дип яза «Вести КАМАЗа».

Башта ир-атның машина тәгәрмәче тишелгән, запасы булмаган. Ул абыйсына шалтыратып хәлне аңлата, абыйсы запас тәгәрмәч белән ярдәм итәргә килергә вәгъдә итә. Ләкин ир-ат җәяүләп чыга торырга карар кыла һәм бераздан янә абыйсына шалтыратып, адашканлыгын хәбәр итә. Башка ул элемтәгә чыкмый.

Полиция һәм волонтерлар тарафыннан оештырылган эзләү чаралары нәтиҗәне бары тик 13 октябрь көнне генә биргән. Чистай районының Каргалы авылы тирәсендә адашып һәм туңып үлгән ир-ат мәете табыла.

Фото: https://pixabay.com | ambroo

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X