Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада булган юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Авария кичә республиканың Түбән Кама районында булды.

Татарстан трассасында чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта "Татар-информ"га республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Кичә кичке сәгать дүртләрдә Түбән Кама районында 14нче модель "Лада" йөртүчесе "Рено"автомобиленә өстенлек бирмәгән. Машина йөртүче, бәрелешүдән читкә китеп, юл читенә чыгып китә һәм автомобиль юл кырыена төшеп киткән", – диделәр ЮХИДИдә.

Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасының өч пассажиры – 54 яшьлек хатын-кыз һәм 20 яшьлек ике кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.

Фото: ГИБДД МВД по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев