Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада «КАМАЗ»га бәрелгән җиңел машина хуҗасы янып үлә язган

42 яшьлек хатын-кызның баш мие яраланган, аны үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

42 яшьлек хатын-кыз үзенең «Рено» машинасы эчендә чак кына янып үлми калган. Ул Түбән Кама сәнәгать зонасында «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 0.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Түбән Каманың 2нче Сәнәгать урамында «Рено»ның «КАМАЗ»га бәрелүе турында хәбәр килде. Руль артында 42 яшьлек хатын-кыз булган. Бәрелүдән соң чит ил машинасына ут капкан», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Өч минуттан соң юл-транспорт һәлакәте урынына 30нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җитә. Берничә минуттан соң аларга ярдәмгә 29нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә килә.

Ярты сәгать чамасы вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндерәләр. Авариядә машина йөртүче хатын зыян күрә – аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә илтәләр. Район хастаханәсе табиблары хатынның баш мие яралануын ачыклаган.

Фото: ГУ МЧС РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X