Түбән Камада яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр [видео]
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр [видео]

27 октябрь Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 79 номерлы йорт ишегалдының чүп контейнерында сукбай яңа туган кыз баланы тапкан. Бала нык туңган, өши башлаган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хакта Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин хәбәр итте.

Баланы  хастаханәгә алып киткәннәр, аның авырлыгы 2300 грамм, ә тән температурасы 32 градус булган. Хәзер сабый махсус инкубаторда. Фаразлар буенча кыз 26 октябрьдә, сәгать 23: 50дә туган.

Йорт ишегалдындагы видеокүзәтү камералары  баланың әнисен теркәгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге хатын-кызны эзли.  

 

Фото: https://pixabay.com | christianabella

https://tatar-today.ru


Нет комментариев