Авария төнге берләр тирәсендә Минская урамындагы 18нче йорт янында булган.
Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән, машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.15 сәгатьтә Минская урамындагы 18нче йорт янында 13нче модельле „Лада“ автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә тротуарга килеп кергән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Фото: соцсети
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев