Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төркиядә илчене үтерүдә шикләнелген полициянең элеккеге хезмәткәре тоткарланган

Ир-атны башта сорау алырга чакырганнар, аннары кулга алганнар.

Төркия куркынычсызлык хезмәте полициянең элеккеге хезмәткәрен кулга алды. Ул Россиянең Анкарадагы илчесен үтерүдә катнашы булуда шикләнелә, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-атны башта сорау алырга чакырганнар, аннары кулга алганнар.

Шунысы да билгеле: полиция хезмәткәренең FETO – Фәтхуллах Гүләннең террорчылык оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуын ачыклаганнан соң эшеннән җибәргәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, фаҗига 19 декабрь кичендә Анкараның Заманча сәнгать галереясында күргәзмә ачу тантанасы вакытында була. 22 яшьлек төрек полиция хезмәткәре Мерт Алтынташ, Андрей Карлов үз чыгышын төгәлләгәч, Россия дипломатының аркасына ата.

Фото: https://azatliq.org

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев