Соңыннан үзе дә, әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән.
Чаллыда яшәүче бер кеше туйдан соң өч көн узгач, 20 яшьлек хатынына һәм аның апасына пычак кадаган. Аларның мәетләрен Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә туганнары тапкан.
«Татар-информ»га үз хәбәрчесеннән мәгълүм булганча, бу хәлдән соң Чаллы кешесе әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән.
Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев