Бүген төнлә вәхшиләр Кабан күлендә урнашкан объектларны краска белән бозып чыкканнар. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова үзенең “Инстаграм” битендә хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, вәхшиләр мәгълүмат такталарында, утыргычларда, электрощит тартмаларында краска белән язмалар калдыралар.
“Казанлылар һәм граффити белән профессаналь шөгыльләнүчеләр – бу язмаларның авторларын табарга ярдәм итегез. Аларны җаваплылыкка тартырга кирәк,” – дип мөрәҗәгать итә ТР Президенты ярдәмчесе.

Фото: vatantat.ru


Нет комментариев