Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында «ГАЗель» белән зур йөк машинасы бәрелешкән

Авария М7 трассасының 783нче километрында булган.

Яшел Үзән районында Мәскәүдән килгән «ГАЗель» Кострома өлкәсеннән килгән фурага бәрелгән. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә иртән М7 трассасының 783нче километрында «ГАЗель Некст» зур тизлек белән «Даф» зур йөк машинасы прицепына килеп бәрелгән.

Бәрелүдән безнең илдә эшләнгән автомобильнең кабинасы тулысынча изелгән, анда шофер кысылып калган.

Зыян күрүче аягын имгәткән һәм аның тәне сыдырылган. Ир-ат хастаханәгә бармаска булган.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X