Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юл-транспорт һәлакәтендә «Камаз» шоферы һәлак булган

Бүген республиканың Бөгелмә районында төш вакытында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстанның Бөгелмә районында Үзбәкстаннан килгән фура белән бәрелешүдә «Камаз» шоферы үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария бүген көндез Бөгелмә яныннан урап уза торган юлда булды. Биредә Үзбәкстан номерлары белән булган «МАН» фурасы һәм металл конструкцияләр ташый торган «КАМАЗ» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән.

Бәрелешүдән ике йөк машинасы да җимерелеп, кисәкләре юл буенча чәчелгән һәм алар тимер өеменә әйләнеп калган. Авариядә «Камаз» йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән.

«Ман» шоферын авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.


 

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев