Саба таңнары

Кариев театры Саба районына гастрольгә килә

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 12-20 февральдә Саба районында иҗат сәфәрендә була.

Саба тамашачыларына бу театр сезонының премьерасы - "Кичер мине, әнкәй!" (Рабит Батулла), ә балаларга Татарстан ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнгән "Супер-Светофор" (Аманулла) спектакльләре тәкъдим ителә, ди ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Спектакльләр Тимершык, Сабаның Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният үзәгендә, Югары Симет, Олы Нырты, Эзмә, Явлаштау, Кызыл Мишә, Иләбәр, Ике Басу Арташ авылларында куела.

Интертат.ру


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: