Саба таңнары

Наркоман үзен-үзе чакмас

Хәзерге вакытта законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатучыны фаш итүчегә карата кызыксындыру чаралары каралган, ә наркоманлык күренешләре турында хәбәр итүчегә премия бармы?

Саба муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссия утырышында әнә шундый сорау куелды. Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышыннан күренгәнчә, быел наркотикларга бәйле рәвештә 2 кеше җинаять, 4 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Әлбәттә, беркем дә үзен-үзе фаш итмәгән яки бу хакта наркотик матдә кулланучының дусты да полициягә барып сөйләмәгән. Хәзер җәй, димәк, авылларыбызга шәһәрдән ял итәргә яшьләр, студентлар кайткан. Ә бит алар арасында төрлесе бар. Шәһәр кунакларының үзләре белән төрле яман гадәтләр, шул исәптән наркотиклар алып кайту ихтималын да истән чыгарырга ярамый. Наркотиклар белән эш итү очраклары турында хәбәр итүче кызыксындырылса, вәзгыять бәлки башка төрлерәк булыр иде. Хәзерге вакытта районда наркоманлыкка бәйле профилактик һәм диспансер учетта торучылар арасында ике хатын-кыз да бар. Димәк, әлеге мәсьәләгә игътибар көчәйтү кирәклеге бәхәсез. Районда аерым категория кешеләрне наркоманлык буенча тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, автомобиль йөртү таныклыгы алганда 500 кеше анализга кан биргән, аларда наркоманлык билгеләре табылмаган. Утырышта наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны тикшерү буенча өлкән сыйныфлар укучылары арасында тестлар үткәрүнең әһәмияте хакында да сүз булды.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: