Реклама
28 ноябрьдә Тимершык урта мәктәбендә "Өстәмә белем бирү укытучылары өчен балаларга өстәмә белем бирү системасында тәрбия үзенчәлекләре" темасына семинар үтте.
Шушы мәктәпнең хореография буенча өстәмә белем бирү укытучысы И.Фазылҗанов "Башкорт халык биюе элементлары белән танышу", оста куллар берләшмәсе җитәкчесе А.Гыйльванова "Мокрое валяние" темаларына мастер-класслар күрсәтте. Мәктәп күләмендә әзерләнгән "Балачакның гүзәл мизгеле" чарасын да семинарда катнашучылар яратып кабул итте. Киңәшмә соңында узган уку елына нәтиҗәләр ясап, планнар хакында фикер алыштылар.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз